Ютазы районында юбиляр гаиләләрне котладылар

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

      Ютазы районы Иске Каразирек авыл клубында Шаяхметов Риф һәм Мәмдуха, Гараев Камил һәм Мәгъсумә, Валиев Салих һәм Рәсимә апаларның бергә торуларына 50 еллыкларын,  Гарипов Могаллим һәм Флера, Исламов Дамир һәм Нурзия апаларның  - 55 еллык юбилейларын зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы  Валиев Р.Р., балалары, туганнары, авылдашлары котлады. Үзенең зур концерты белән килгән, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның концерты барлык тамашачыларнын куңеленә дә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International