Мамадышта “Каз өмәсе” бәйрәмен уздырдылар

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

  Кичә, 18 ноябрь көнне Мамадыш районының үзәк мәйданында мамадышлылар халыкның яраткан йоласы “Каз өмәсе” бәйрәмен зурлап уздырдылар. Бу татар халкыбызның бәйрәме соңгы вакытларда игенчелек һәм терлекчелек сезонын ябу вакытына туры килүе гадәтткә керде. Элекке  вакытта казларның симезлегенә карап гаиләнең шул хәтле байлыгы турында фикер йөрткән булганнар. 

      Программада районыбызның  артистлары һәм иҗади коллективлары катнашты. Алар сәхнәләштерелгән куелышта бәйрәмнең бөтен булган гореф-гадәтләрен күрсәтергә тырыштылар.  Гадәттәгечә, йола буенча кызлар бере-бер артлы  казларны көянтәгә элеп куеп чишмәгә таба юнәлделәр. Бәйрәм җырлар һәм уеннар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International