Әлмәт муниципаль районы Кәләй авыл җирлегендә Варламовларның бриллиант юбилейлары булып узды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

2015 елның 15 ноябрендә Кәләй авылының Мәдәният йортында Варламовлар Иван Кузьма улы һәм Анна Павел кызы балалары, оныклары, туганнары белән үзләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Моннан 60 ел элек 1955 елның 7 ноябрендә алар гаилә корып бүгенге көнгә кадәр иңне-иңгә куеп бергә яшиләр. Тормыш юллары авыр һәм сикәлтәле булса да, бер-берсенә таяныч булып авырлыкларны бергә җиңеп барганнар. Варламовлар үзләренең 3 баласын да кадер-хөрмәттә, эшкә батыр булып үстергәннәр, ә хәзер 6 онык, 2 оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

          Юбилярларны иң изге теләкләр һәм бүләкләр белән Кәләй авыл җирлеге башлыгы А.Н. Спиридонов, ветераннар Советы җитәкчесе Г.Г. Ашрапова, язучы З.К. Захарова, туганнары һәм якыннары котлады, ә мәдәният йорты үзешчәннәр чыгышы юбилейны тагы да ямьләндереп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International