Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Мөшфикә апа Шангареевага 90 яшь тулды. 30 ел балалар бакчасында эшләгән Мөшфикә апа үзен бик бәхетле кеше дип саный, чөнки ул балалары, оныклары, оныкчыкларының күңел җылысын, ихтирамын тоеп яши. Юбилярны район җитәкчеләре, хезмәттәшләре, балалары, оныклары котладылар.
Юбилярга Россия Президенты котлау хаты да тапшырылды.