Бүген “Казан гаилә үзәгендә”, “Яшь гаилә мәктәбе” программасын тормышка ашыру нигезендә, КСЦО “Доверие” белгече, булачак яшь парлар белән псилогик консультация лекциясен алып барды. Кияү һәм кәләш психология белгече белән бер-береңә ышану, бер-береңне тыңлау һәм гаилә мәсьәләләрен бергәләшеп хәл итү кирәклеге турында фикер алыштылар. Гаилә бәясе, бала туганнан соң никахны саклап калу, гаилә гореф-гадәтләрен саклау турында әңгәмә дә үткәрелде. Психолог никах мөнәсәбәтләрен ныгыту турында тәгъдим бирде.
Консультация “Казан гаилә үзәгендә” сишәмбе көнне айга ике тапкыр үткәрелә.