Тарханда яшәүче, Бөек Ватаны сугышында катнашучының тол хатыны, Маштеева Асия Гаязовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга районнан Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Курков Евгений Гаврилович, Олы Тархан авылы җирлеге секретаре Ситрова Миңсылу Раифовна һәм озак еллар дәвамында авыл Башлыгы булып эшләгән Маштеев Наиль Рамисович килделәр. Алар Асия Гаязовнаны җылы котлап исәнлек теләделәр һәм РФ Президенты Владимир Путинның һәм район Башлыгы Рәмис Сафиулловның котлауларын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.