Яңа Салавыч авылында гомер итүче Сабирова Мотыйга Сабирҗан кызы бүген 15 ноябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Аның яшьлек елларын сугыш урлаган. Яшьлек елларым буразнада калды минем, ди. Әтиләре иң беренчеләрдән булып сугышка алына. Әниләре Өммегөлсемгә 6 бала кала. Иң төпчек энесе Рәҗәп 1941елда әтиләре киткән көнне туып кала. Мотыйга апа әнисенең төп терәге була, энесен карап үстерешә. Шуңа күрә мин мәктәптә укый да алмадым, хәтта бер классны да тәмамламадым. Тормышыбыз бик авыр иде, әнигә булыштым, ди ветеран искә алып.Егет үсеп буй җиткәч, җигелеп бар эшне эшли башлыйлар. Малмыж якларына барып урман кисү дә калмый, басу-кырлардан кайтып та кермиләр алар. Кили, Пүскән авыллары ягында тракторчы ярдәмчесе булып эшләп йөргән Мотыйга апа авылдаш егете Әсфәндияр белән Үрнәккә китеп, тракторчылар әзерләү курсына укырга керәләр. Кайтуларына колхозда эш урыны әзерләп куелган була, аларга – трактор бирәләр. 14 ел Ушмада фатирда торып эшли ул. Мактаулы хезмәте һәм тырышлыгы өчен аны Татарстан Верховный Советының алтынчы чакырылыш депутаты итеп тә сайлыйлар.Бүген ул бертуган энесенең тормыш иптәше Ясирә апа белән яши. 50 ел бергә икесе бер сүздә булып, матур гомер итәләр алар. Йорт-җир чиста, пөхтә, быелгы җәйдә өй түбәләрен яңартып, ишегалдына брусчаткалар түшәп куйганнар. Яшим дип, яшиләр алар. Һәрчак хәлләрен белеп торучы туганнары, энесенең балалары бар. Мотыйга апаның һөнәрен дә алар дәвам иткән. “Татарстан” җәмгыятенең мактаулы механизаторлары алар.“Ничек тракторчы һөнәрен сайладыгыз, ник фермага сыер саварга гына төшмәдегез соң, җиңелрәк былыр иде үзегезгә?” дип сорый юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров. “Сыер сава белмим шул мин, шуңа төшмәдем, тракторчы булдым”, ди уенын-чынын бергә кушып Мотыйга апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International