Балык Бистәсендә әкияти төн

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе

             4 ноябрь төнен балыкбистәлеләр район үзәк китапханәсендә каршы алдылар.

             Әкияти, серле дөньяга районыбызның төрле яшьтәгеләре: балалар бакчасына йөрүчедән, өлкән буын вәкилләренә кадәр бик теләп күмелделәр. ГХАТ бүлеге дә бик теләп могҗиза иленә керделәр.

             Кунакларны тәүге каршы алучылар – төрле әкиятләрдәге җанварлар. Җиңү яулау өчен, куп төрле этаплар аша үтәргә кирәк иде: әкиятләр исемнәрен тану, куркыныч бүлмәдән “исән калу”, балачак җырларын җырлау. Барлык этапларны үткәндә “визиткалар” җыю – төп максат булып торды. Азакта, визиткаларны бер-берсенә тоташтырып, бер зур рәсем җыючы – җиңүче булып игълан ителде.

             Бәйрәмнең азагы – тәмле чәй!           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International