Президент өчен алмалар

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Менделеевск җирлегендә тату гаилә булып төрле милләт вәкилләре гомер итә. Мари культурасын пропогандалаучы  “Элнет” фольклор коллективы бик күпләргә таныш. Алар  Казанда уздырылган “ Сәнгать мозаикасы” дип аталган   этноконфессиональ фестивальдә катнашу бәхетенә дә ирештеләр. Кремль яны яр буенда төрле милләт вәкилләренең сәнгатен, көнкүрешен , гореф- гадәтләрен чагылдырган күренеш җәелгән иде.

  Республиканың Президенты Рөстәм Миңнеханов форумның хөрмәтле кунагы булды. Аны ансамбль коллективы алма белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International