2015 елның 13 октябрендә үзенең 100-яшьлек юбилее унаеннан Мамадыш районының Иске Комазан авылында гомер итүче Ибраһимова Нурлы Хәмит кызы котлаулар кабул итте. Аны зурлап район Башлыгы Анатолий Иванов, Дүсмәт авыл жирлеге башлыгы Вәгыйзов Васыйл, Мамадыш районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Муллахметова Миңнегөл тәбрикләргә җыелдылар. Район Башлыгы Анатолий Иванов Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән исемле котлаулар,чәчәкләр бәйләме белән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Нурлы әби Иске Комазан авылында улы гаиләсендә гомер итә. Ире белән алар бергәләп тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул 17 онык һәм 38 оныкчык өчен яраткан әби. Кадерле юбилярны котларга барлык балалары һәм оныклары жыелган иде.