Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда узган тантана олыларыбызга кайгырту һәм хөрмәт күрсәтүгә, рәхмәт әйтүгә багышланган чара булып утте

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Җылы очрашу күргәзмәләр карау, чәй табыны артында аралашудан башланды. Мәдәният сарае каршында өлкәннәр ГТО нормалары тапшырып, үзләренең физик көчләрен дә сынап карадылар.

Залга җыелган өлкәннәрне район башлыгы Равил Кузюров исеменнән аның урынбасары Флюра Ногманова котлап, бәхетле һәм кадерле картлык теләде.

Бәйрәм көнне районның 50 ел бергә тигез, тату яшәүче алты гаиләсе дә сәхнә түрендә хөрмәтләнде.

Җылы теләкләр, котлаулар мәдәният бүлеге әзерләгән чыгышлар белән үрелеп барды һәм катнашучылар күңеленә озакка җитәрлек шатлыклы халәт бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International