Чарада ФГБОУ ВО “Казан дәүләт мәдәният институты”ректоры Р.Р.Юсупов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О.Сулима катнашты. Үз чыгышында Альбина Рафаилевна Шәвәлиева хәзерге Татарстанда демографик процесслар турында сөйләде, ә Бэлла Ивановна Махотина мәктәп укучыларына гаилә дәресләрен өйрәткәндә Түбән Кама МР ГХАТ Идарәсе белән Мәгариф Идарәсе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылды.