Җир йөзендә яшәгән дәвердә, һәрбер адәм баласы бер-берсенә булган ихтирам һәм игътибарлылык хисен тоеп яшәргә тиеш!
1 октябрь илебездә “Өлкәннәр көне” декадасының башы буларак билгеләнелеп үтелә. Бу көнне без өлкән буын вәкилләренә аеруча итәгатьле булырга тиешбез.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә декада башлануны хәбәр итеп, һәрбер мөрәҗәгать иткән кешегә “1 октябрь ‑ өлкәннәр көне! Итәгатьлелек көне! Син дә безгә кушыл!” дигән девиз язылган листовкалар тараттылар.
Әлбәттә, өлкән буын вәкилләренә, һәм дә барлык кешелек иясенә дә бу ун көн кысаларында гына түгел, һәр көнне дә ихтирамлы булсак иде!