30 сентябрь көнне, Өлкәннәр көне бәйрәме алдыннан, туган якны өйрәнү музеенда өлкән буын кешеләре яшь рәссам Рөстәм Хәбиров белән очрашты.
Музей хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне “Үзара игътибарлылык күрсәтү көне” буларак тасвирлап, аның килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Ә яшь рәссамның чынбарлылык белән фантазия үрелеп баручы “сюрнатурализм” жанрындагы кызыклы хезмәтләре гадәти булмавы белән сокландырды. Әлеге очрашуда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Сәнгать тамашачылары һәрберсе көчле рух һәм яхшы кәеф алды.