Арча шәһәрендә “Халыклар кроссы” узды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Якшәмбе көнне, 2015 елның 27 сентябрендә Арча шәйәрендә “Халыклар кроссы” узды.  Старт алдыннан район башлыгы Нуриев И.Г. җыелган халык алдында  чыгыш ясады, халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. “Халык спортка тартылсын өчен аңа үрнәк күрсәтергә, дөрес яшәү рәвеше алып бару өчен стимул бирергә кирәк”,-  диде, һәм беренчеләрдән  булып старт алды. Соңыннан, җиңүчеләрне һәм иң яшь катнашулычарны котлап бүләкләр тапшырылды. Арча шәһәре үзәгендә балалар өчен мәйданчыклар, культура массакүләм чаралары оештырылган иде. Шәһәр халкы рәхәтләнеп ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International