«Иртәгә соң булачак. Хәзер ярдәм итегез!» - өндәмәсе астында Татарстан Республикасында хәйрия акция үткәрелә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр”. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган.Беренчеләрдән булып хәйрия акциясендә ЗАГС бүлегенең белгечләре, яңа гына өйләнүчеләр Мамшов Евгений һәм Альбина, Севастьянов Сергей һәм Ирина катнаштылар, шулай ук Балаларга өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Вероника Понедельникова, ДШИ завучы Елена Филиппова, Тәтеш шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумы җитәкчесе Марат Фазлыев һәм интернат-йортының җитәкчесе Людмила Самаркина үз өлешләрен керттеләр.
Рәхмәт сезгә!
Шәфкатьле, мәрхәмәтле Тәтеш халкы “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” хәйрия акциясенә үзенең өлешен кертүен дәвам итәр дип ышанып калабыз.