Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгече “Милосердие” социаль үзәгендә булып кайтты.

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсе белгече Галина Кузнецова Өлкәннәр көне уңаеннан “Милосердие” социаль  үзәгендә булып кайтты. Әлеге үзәк белән ГХАТ идарәсен күптәнге элемтәләр бәйли. Бу  юлы  да  биредә ял итүче шәһәрдәшләребез, ГХАТ идарәсенең башкарган эше белән генә танышып калмыйча, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу бәхетенә дә ирештеләр. Галина Михайловна аларга никах һәм аерылышуны теркәү, исем алыштыру, документларга үзгәрешләр кертү кебек актларны рәсмиләштерүгә бәйле мәгълүмат ирештерде. Моннан тыш, ул  “Гаилә белеме фәне”, “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” кебек проектлар турында  да  сөйләде. Өлкән кеше бик тә кызыксынучан була. Шуңа да  “Милосердиядә”  ял итүче абый-апалар ГХАТ идарәсенең архивы белән танышу  мөмкинлеге турында сүз кузгаттылар. Мондый  төр экскурсиягә дә килергә мөмкинлек барлыгын белеп, алар бик шатланып, безгә килергә вәгъдә бирделәр.    Алга  таба  да  мондый  төр очрашулар булгалап торыр, дип ышынасы  килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International