Агымдагы елның 26 нчы сентябренда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның 1500 нче парының никах трекәү тантанасы булып узды. Әлеге символик номерлы актлар язуына үзләренең имзаларын Владимир Агеев белән Юлия Ефремова куйды. Яшь пар өчен 2015 нче елның 1500 нче пары булу вакыйгасы шатлык өстенә шатлык өстәде. ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне котлап, аларга исәнлек-саулык теләделәр һәм өрфиядәй җиңел кып-кызыл шар бүләк иттеләр.
2014 нче елда да 1500 нче парның никахы сентябрь аеның егерменче числоларында теркәлгән иде.