Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Мироновлар гаиләсенең алтын туйларын билгеләп үтте.

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 26 нчы  сентябрь көнендә Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсендә Мироновлар гаиләсенең алтын туй тантанасы  булып узды. Леонид Борисович белән Зоя Алексеевнаның чәчләре чәчкә 1965 елның 28 нче  сентябренда Красноуфимск шәһәрендә бәйләнә. Түбән Камага яшь гаилә узган гасырның 60 нчы еллар азагында  килеп төпләнә. Мироновлар гаиләсендә ике кыз якты дөньяга аваз сала. Зоя Алексеевна  белән Леонид Борисович яшел кала  Түбән Каманы инде  күптән  үзләренең туган төбәкләре  дип саный. Егерме ел буе алар икесе дә Түбән Кама Нефтехим җәмгыятендә армый-талмый хезмәт куеп, лаеклы ялга  чыкканнар.

ГХАТ идарәсе  белгечләре Мироновалар гаиләсенә исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр, аларның исемнәре Мактау китабына кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International