Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

2015 нче  елның 30 нче сентябренда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең тантаналар залында республикакүләм “Җылы җәй” акциясе кысаларында “Тормыш буйлап җыр белән” дип исемләнгән бәйрәм чарасы  булып узды. Әлеге бәйрәмгә 3 нче номерлы  микрорайон һәм 7 нче квартал территорияләрендә яшәүче өлкән кешеләр чакырылган иде.  Бәйрәмдә барлык  әби-бабайларга таныш күп кенә җырлар яңгырады, театраль  постановкалар куелды,  шигырьләр укылды. Бәйрәм җирле  территориаль советы  председателе Наилә Курамшина, ГХАТ идарәсе, “Россияночка” вокаль ансамбле һәм “Вообрази” театраль студиясе  тарафыннан оештырылган иде.

Өйләренә өлкәннәр: “Мондый  бәйрәмнәр матур традициягә әйләнеп, безне аларга  ешрак чакырсыннар иде ,” – дигән теләктә таралыштылар. Яшь  тәрбия  бирү күзлегеннән караганда  да , мондый  чараларның тәрбияви роле әйтеп бетергесез зур. Әби-бабайлар алдында  тырыша-тырыша  концерт куйган, аларның күңелләрен күргән егет һәм кызлар өлкәннәргә һәрвакыт ихтибарлы  булыр дип ышанасы  килә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International