Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә кечкенә Ксения Сорокинага исем кушу тантанасы булып узды.

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 23 нче  сентябренда  Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсендә кечкенә Ксения  Сорокинага  исем кушу тантанасы  булып узды. Әлеге сабыйның дөньяга килүен әти-әнисе генә түгел, ә ГХАТ идарәсе коллективы  да  зарыгып көтте. Исем кушу тантанасы  барышында кечкенә Ксения Рәсәй  Федерациясенең гражданины  булып игълан ителде һәм аның әти-әнисенә сабыйның беренче  документы -  туу турындагы  таныклык тапшырылды. Хезмәттәшләре Татьяна белән Денисны  тормышларындагы әлеге зур вакыйга  белән котлап, уллары  Ильяны һәм кызлары  Ксенияне татулык һәм тигезлектә, илебезнең лаеклы  гражданнары  булып тәрбияләүләрен теләделәр. Бәхетле әти-әнине котлап, ГХАТ идарәсе  җитәкчесе Бэлла  Махотина  аларга истәлекле  бүләк тапшырды һәм коллектив Татьяна Николаевнаның тизрәк эшкә чыгуын зарыгып көтә дип белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International