Бу көннәрдә биредә авыл булганлыгын искәртеп стела куелды. Авыл бәйрәменә шушында туып үскән кыз-уллары җыелды. Азнакай администрация вакилләре һәм ЗАГС бүлегенең хезмәткәрләре дә катнашты. Шул ук көнне Корбан бәйрәме дә үтте. Барсы бергәләп мәҗлес табыны артында аятьләр тыңладылар, дини йоланы үтәделәр.