Балтач ГХАТ бүлегендә Халыкара өлкәннәр көне утте

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Балтач ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  бу өлкәдә озак еллар хезмәт куйган Хәкимҗанова Фирая Котдус кызын бәйрәм белән котладылар. Фирая Котдус кызы 1982 елдан башлап 2009 елга кадәр ГХАТ бүлеген җитәкләп, яшьләр арасында әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, аларны гаилә тормышына әзерләү, гаилә институтын ныгыту юнәлешендә зур эш алып барды. Бүгенге көндә дә район хатын-кызлар  оешмасы җитәкчесе буларак та хатын-кыз проблемаларын хәл итүгә дә, гаилә тормышы низагларын булдырмый калу буенча зур эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International