Бүген 2015 елның 28 нче сентябрь көнендә Рәсәй гимны астында Балтач районының яшьүсмерләренә паспортлар тапшырылды

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Бүген 2015 елның 28 нче сентябрь көнендә Рәсәй гимны астында Балтач районының  яшьүсмерләренә паспортлар тапшырылды. Миграция хезмәтчелеге инспекторы Мингазова Ф.Ф. кулыннан яшь гражданнарыбызга “кызыл китапчыклар” – паспортлар тапшырылды. Бу мөһим вакыйга уңаеннан Балтач районы ветераннар Советы рәисе Абдуллин Р.Р. да үзенең  матур теләкләрен җиткерде, киләчәгебез үсеп килүче буын – яшьләр кулында икәнлеген,  яшьләрнең укымышлы,  белемле кеше һәм акыллы белгеч булуларыннан тыш, Ватаныбызның чын патриотлары булырга кирәклеген дә ассызыклап үтте. Бәйрәм ахырында күмәк фотографияләр ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International