Бәйрәм бер гөлнең ике ботагы, бер кошның ике канаты сыман таралып, озак еллар бер-берләреннән хәбәрдар булмый Татарстанда яшәгән танылган Моратовлар һәм Төркиядә төпләнеп гомер кичергән тарихчы, олы галим Әгъдәс Нигъмәт Курат нәселләрен бергә җыйды.
Бикүле зиратында табылган таш эзеннән ТР Фәннәр Академиясенең Шиһап Мәрҗани исемендәге тарих институты үткәргән эзләнүләр нәтиҗәсендә ачыкланган туганлык җепләре һәр ике якта да бер-берләре беләр якыннан аралашу, нәсел бәйләнешләрен ныгыту теләге уяткан. Чара тулаем Бикүле авыл халкы өчен дә зур һәм тәрбияви вакыйга булды.
–Әгәр без үз шәҗәрәбезне белмибез икән, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз безне хәтерләмәячәк. Буыннар чылбыры нык булсын өчен, хәтерле булырга, тамырларыбызны белергә кирәк,–диде бу эшләрнең башында торучы Равил Фатих улы Моратов, бу сүзне Төркиядән кайткан кунаклар–олы галим Әгъдәс Нигъмәт Куратның оныклары Идел ханым һәм Каан да куәтләделәр. Ә Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков тәкъдиме шунда ук хуплау да тапты: быелдан Бикүле мәктәбендә “Үз шәҗәрәңне төзе” дигән конкурс игълан ителәчәк, аның иң уңышлылары республика бәйгесенә дә юлланачак.
Шәҗәрә бәйрәме әнә шундый дәвамлы матур эшкә нигез дә салды әле. Ә авыл халкының кунакчыллыгыннан канәгать булган кунаклар Биләргә, аннан Болгарга юл тоттылар. Үз тамырларын, татар халкы тарихын тирәнтен белергә теләүче милләттәшләребез өчен иң мәгълүматлы юл шунда ята ләбаса.