Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быелгы дүртенче пар игезәкләрне теркәделәр. Саттаровлар гаиләсенә туган кызларга Әминә һәм Амира дип исем куштылар. Моңа кадәр, Нурлатта туган игезәкләр малайлар иде.