Хәзерге заманда күп балалы гаиләләрнең саны кимегәннән -кими бара. Күп бала үстерергә теләүчеләр дә бик сирәк очрый. Шуңа күрә дә чираттагы баланың тууы кайбер очракта шатлык китерми.
Менделеевск шәһәрендә күп балалы Чугуновлар гаиләсе яши. Шушы шәһәрдә туып- үскән Илона белән Сергей дүрт бала- өч кыз һәм бер малай- тәрбиялиләр иде. Бүген алар үзләренең дүртенче кызлары тууын бәйрәм итәләр. Софья 19 нчы сентябрь - смайликлар туган көнне билгеләп үткәндә дөньяга килде. Хәзер ул өч апасы һәм бер абыйсының кайгыртуын тоеп яши.