Укучылар өчен экскурсия

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2015 елның 29 сентябрь көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 36 нче лицей 7  нчы  сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

   Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр. Очрашу ахырында укучыларның һәрберсенә исемнәренең мәгънәсен  аңлаткан диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International