Традиция буенча бәхетле кияү белән кәләш мәхәббәт, хәтер һәм рәхмәт символы булган Зур кызыл йөрәк янына килеп, киләсе парларга матур теләкләр теләп, чәчкә беркетте. Беркетелгән чәчкә исә киләсе елда язылышачак парлар арасында үз иясен табыр дип өметләнәбез.
ГХАТ бүлегенен баш белгече Фәния Гаязова яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын күңелдән уртаклашты, яшьләргә бәхетле гомерле гаилә тормышы һәм алга таба берберсенең йөрәкләрен саклап яшәүләрен теләп калды .