Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә аттестация комиссиясе утырышы

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазифасына туры килү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.

Аттестация үткәрү вакытында комиссия дәүләт граждан хезмәткәрләренең вазыйфаи регламентлары таләпләренә нигезләнеп, аларның белемен, күнекмәләрен (һөнәри белем дәрәҗәләрен) бәяләде.

Тавыш бирү йомгаклары буенча комиссия тарафыннан түбәндәге карар кабул ителде: 5 аттестация үтүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә, 3 аттестация үтүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килә һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертелергә тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International