2015 нче елның 14 сентябрь көнендә “Ягымлы Татарстан” көзге атнасының агымында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең белгечләре Вильдановлар гаиләсен сапфир туйлары белән котлау максатыннан алар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе белгечләре иң якты котлаулары белән Зур Афанас поселогына килергә шат булдылар.
Юбилярларга котлаулы адресы һәм чәчәк тапшырылды. Шушы тантаналы мизгел истәлекле вакыйга булып калуын Вильдановлар гаиләсе ГХАТ идарәсенең Хөрмәтләү Китабына үз имзаларын куеп төгәлләде. Сапфир туй – ир белән хатынның 45 ел бергә торуын билгели.
Лифхат һәм Хәния Вильдановлар балалары һәм оныклары белән бик тә горурланалар. Аларның гаиләсе күбебезгә нык мәхәббәт кору, озак еллар бер беренә терәк булу, гаилә учагын саклау үрнәге булып кала.
ГХАТ идарәсенең белгечләре Вильдановлар гаиләсен зур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап, аларга озын гомер, гаилә бәхете һәм мәхәббәт теләп калдылар.