Саба районы, Югары–Утар балалар интернатында «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы»

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе

13 сентябрь көнне Югары Утар балалар йортында «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүче балалар кошлар өчен кышкы җимлекләргә салырга миләшҗимешләре  җыйдылар

Чараның төп максаты - балаларда канатлы дусларыбызга игелеклелек хисе тәрбияләү.

Шушы ук акция кысаларында тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэл кызы "Күңелле стартлар" спорт чарасы оештырды. Балалар спорт уеннарында бик теләп катнаштылар : кемдер туп атты, кемдер инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган машиналарда йөрде.
Бу чараның төп максаты- физик үсеш һәм яхшы кәеф булдыру, чөнки безнең балаларыбыз өчен бу бик мөһим.
Спорт ярышларында катнашу балаларга бик ошады. Мондый чараларны ешрак уздырырга тырышабыз, дип белдерә балалар интернаты хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International