2015 елнын 12 сентябрь көнне Иске Матвеевка авылында туып үскэн хезмәт ветераны Белов Александр Филип улы үзенен юбилеен билгеләп үтте.
Белов Александр Филип улы 1925 елнын 12 сентябрендә Иске Матвеевка авылында дөньяга килә. 5 класс башлангыч белем ала. Гомер буе үз туган авылында колхозда төрле эшләрдә эшли. Пенсиягә Гордов исемендәге колхоздан чыга һәм 6 яшенә кадәр эшли. Колхозда эшләп «Атказанган колхозчы» исеменә лаек була. Хатыны Белова Анна Назар кызы белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, дүрт оныклары, биш оныкчыклары бар. Алар үз семьялары белән Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәхәрләрендә яшиләр.
Хәзерге вакытта Александр Филип улы хатыны Анна Назар кызы белән Минзәлә районы Иске Матвеевка авылында гомер итәләр.