“Яраткан йөрәкләрдән яхшы эшләр өчен”

2015 елның 4 сентябре, җомга

       Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге фойесында “Яраткан йөрәкләрдән  яхшы эшләр өчен” дигән хәйрия акциясенең  логотипы төшерелгән йөрәк формасында эшләнгән  савыт куелды.

      3 нче сентябрь көнне, савыт куелу белән,  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре беренчеләрдән булып  савытка акча салдылар һәм  хәйрия акциясен башлап җибәрделәр.

      Ә  2015 нче елның 4 нче сентябрендә Зырянов Владимир белән Басаркина Ольга язылышты. Яшь гаилә шулай ук   башкаларга килгән  бәхетсезлекләргә  битараф калмады һәм бик теләп акциягә кушылды.

      Менделеевск районында яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын  шушы яшь гаилә һәм  безнең хезмәткәрләр кебек хәйрия акциясендә актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International