Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәрхәмәтле йөрәкләрдән изге эшләр өчен” республикакүләм акциясе старт алды. Әлеге акциянең символикасы төшерелгән махсус тартма ГХАТ идарәсенең фойесында урнаштырылган һәм, һәр теләгән кеше, әлеге тартмага күпмедер күләмдә акча салып, онкологик авырулардан дәваланучы балаларга ярдәм итә ала. Әлеге акцияне Эмиль белән Энҗе Гареевлар ачып җибәрде.
Әлеге акция барышында җыелган акчалар Анжела Вавилова исеменең балалар дәвалану йортының фондына тапшырылачак.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең шушындый киңкуләмле акцияләрдә катнашуы инде куптән яхшы гадәтләренең берсе булып чутлана. Шуңа да ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге “Мәрхәмәтле йөрәкләрдән изге эшләр өчен” акциясе барлык читтә калмаган кешеләрнең игътибарын жәләп итүләрен өметләнеп калалар.