Яңа туган сабыйлар арасыннан игезәкләр туу очрагы төрле илләрдә төрлечә

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу күрсәткеч едан-ел арта бара.Шулай ук  Тәтеш районында да шундый ук тенденция күзәтелә.

  Соңгы биш елда Тәтеш муниципаль  районында 16 пар игезәк сабыйлар тууы теркәлгән. 2010 елда 3 пар, 2011 елда 2 пар, 2012 елда 5 пар, 2013 елда 2 пар, 2014 елда 1 пар, ә 2015 елда 3 пар игезәкләр тууы теркәлде. Статистика буенча 5 пар кызлар, 7 пар малайлар һәм 4 пар игезәкләр кызлар һәм малайлардан тора.

     16 нчы пар игезәкләр 2015 елның 1 сентябрендә теркәлде. Алар Тәтеш шәһәрендә яшәүче Любовь Железнова сабыйлары - Наум һәм Кирилл.Бәхетле ананың тагын бер улы Глеб үсеп килә. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International