Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

     Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб тора. Акцияның максаты- төзәлми торган авыру балаларга ярдәм күрсәтү – Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына.

    Беренчеләрдән булып акциядә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре катнашты,  балаларга исәнлек-саулык теләп кубка акча салды. 
Мамадыш
халкын безнең хезмәткәрләрдән үрнәк алып, шушы хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз!

    Хәйрия акциясе һәммәбезгә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, рәхимлелекнең нәрсә икәнлеген аңларга,  үзебездә шул пакъ хисләрне уятырга һәм яхшы гамәл кылырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International