“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”

2015 елның 19 августы, чәршәмбе

2015 елның 19 августында Әгерҗе шәһәрендә Мәдәният сараенда беренче сыйныфка керүче балалар Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Макаров Валерий Владимир улы белән очраштылар. 50 бала әти-әниләре белән бу зур мәҗлестә катнаштылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы куп балалы Шпортюк гаиләсендәге Камиля Олег кызына портфель һәм баллы күчтәнәч бүләк итте. Балаларга зур матур концерт куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International