Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәктәптә җыенырга булыш” республикакүләм акциясе старт алды. Әлеге акциянең символикасы төшерелгән тартма ГХАТ идарәсенең фойесында урнаштырылган һәм, һәр теләгән кеше, әлеге тартмага күпмедер күләмдә акча салып, беренче сыйныфка баручы баларга ярдәм итә ала. Әлеге акцияне Роман белән Лимара Шиминнар ачып җибәрсә, Артур белән Мая Арслановлар да аннан читтә калмады. Әлеге акция барышында җыелган акчалар беренче сыйныфка баручы баласы булган аз керемле гаиләләргә тапшырылачак.
Былтыр ГХАТ идарәсе тарафыннан 6 меңнән артык акча җыелып, беренче сыйныфка баручы Абрарова Эльвинага матди ярдәм күрсәтелгән иде.