30 июльдән 2 августка кадәр Алабугада, гадәттәгечә, Спасс ярминкәсе булып узды

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Быел ярминкәдә 1300 һөнәрче катнашты.Алар Россиянен 170 шәһәреннән килгәннәр иде. Һөнәрчеләр арасында, Белоруссия, Узбәкстан, Монголия, Литвадан килгәннәре дә бар иде.

    Чиркәү чаңы фестивален быел 150 меңнән артык кеше тыңлады. Фестивальгә Россиянең 29 шәһәреннән 65 чаң кагучы килгән иде. 3 көн дәвамында тамашачыларга 650 җыр, бию сәнгате күрсәтелде. Артистлар Алабугадан тыш, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург, Тольятти, Пермь, Ижевск, Камышин шәһәрләреннән дә килгәннәр. Спасс ярминкәсен оештыруда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International