2015 нче елның 3 нче августында Менделеевск районына Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация килде.
Менделеевск районына килүнең төп сәбәбе - Республика инвестиция программаларының тормышка ашырылуы белән танышу иде.
Их беренче эш итеп делегация Менделеевск үзәк район хастаханәсендә булды.
Республика башлыгы хастаханәнең ремонт уздырылган балалар, гинекология, терапевт бүлекләрен карады һәм хастаханәнең башка бүлекләрендә дә ремонт уздырырга кирәклеген әйтте.
Аннары делегация капиталь ремонт ясалганнан соң “Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексын ачуда катнашты. Алар спорт залларын , бокс һәм футбол буенча ярышларны карадылар.
Спортсменнар һәм җанатарлар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе Валерий Чершинцевны көчле алкышлар белән каршыладылар. Валерий Сергей улы башкарылган ремонт эшләренең зурлыгы һәм зур спорт залы идәненең сирәк очрый торган япма белән ябылганы турында әйтте.
Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җыелган халыкка мөрәҗәгать итте һәм Менделеевск шәһәренең әһәмиятле социаль объектларын үстерү өлкәсендә киләчәктә зур уңышлар теләде.