Агымдагы елның 5 нче августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның меңенче пары никахлашты. Әлеге символик сан түбәнкамалы Артем белән Юлиянең никахлашу таныклыгында урын алды. Яшь гаилә өчен бу көтелмәгән хәл шатлык өстенә шатлык булды. ГХАТ идарәсе белгечләре Артем белән Юлиягә тигез, саф мәхәббәт, бәхет һәм шатлыкка төренгән гаилә тормышы теләделәр.
Узган 2014 нче елда никахлашу турында 1000 нче номерлы актлар язуы шулай ук августның беренче числоларында төзелгән иде.