2015 елның 3 августында, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе М.Н.Яковлева «Эшлекле старт!» спорт чарасында катнашты. Элеге чара Маяк спорт комплексында җитәкчеләр, депутатлар, яшьләр хәрәкәте вәкилләре өчен оештырылган иде.
Катнашучыларга “Яраткан Яшел Үзән” логотибы язылган футболкалар киеп, стартка бастылар. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы Александр Василий улы Тыгин катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңышлар теләп калды.
Катнашучылар үзләрен төрле спортта сыный алдылар. Мәсәлән - йөгерү, велопробег, лыжероллер, стритбол, минифутбол, волейбол, ГТО нормаларын тапшыру кебек спорт төрләре популяр. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе М.Н.Яковлева 1км йөгерү эстафетасында башка хатын-кыз җитәкчеләр белән катнашты.