Агымдагы елның 2 нче августындаТүбән Кама районының Сухрау авылы җирлеге үзенең “көмеш” юбилярларын котлады. Бергә тормыш корып яши башлауларының 25 еллыгы белән булган иң саф, иң изге котлауларны Малафеевлар, Биряльцевлар һәм Марковлар гаиләләре кабул итте. Әлеге өч гаилә дә 1990 нчы елның августында туган. Әлеге гаиләләрнең өчесе дә акыллы, хезмәт сөючән балалар тәрбияләп үстергән. Һәр гаиләнең уртак хезмәт стажы илле ел тәшкил итә.
Бәйрәм барышында юбилярлар , бер-берсе белән осталыкта узыша- узыша, балык шулпасы пешерделәр. Әлеге балык шулпасының башларны әйләндерердәй хуш исләре бөтен авылга таралып, кунакларны түгәрәк өстәл артына җыйды. Авыл җирләге башлыгы Ришат Галимов юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырды.