2015 нче елның 4 августында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре яшь гаилә коручы парлар өчен «Бәхет телибез Сезгә!» дип аталган чара үткәрделәр. Егет –кызларга махсус бәйгеләрдә, тестларда катнашу бер-берсен яхшырак белергә ярдәм итте. Психолог Юлия Комиссарова чыгышында яшь гаиләдә кризис чорларын үткәреп җибәрү ысуллары турында сөйләнде. Танталы рәвештә никах теркәугә психологик яктан әзерләнү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Очрашуда корган гаиләләрнең озын гомерле һәм бәхетле булуы булачак ир һәм хатыннарнын бер-беренә булган мөнәсәбәтләреннән торганы ассызыкланды.