2015 елның 03 августында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300-нче баланың туу турында теркәү тантанасы узды. Фәнис белән Ләйсән Гайнетдиновлар гаиләсендә зур шатлык- дөньяга ир-бала туды. Алар балага Ислам исеме куштылар. Аның бу исеме “буйсыну, сәламәт” мәгънәсен аңлата. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гаиләгә сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.