ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге ГХАТ бүлеге үзенең ишекләрен ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, акт теркәве буенча сораулары булган, гаилә кодексы турында, гаилә агачын тергезү буенча сораулары булган халык өчен ачты. Ә инде 8 июль көнендә Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясенең “Кояшкай” дип исемләнгән мәктәм яны лагеры балалары килде. Аларга белгечләр бүлекнең барлыкка килүе, эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук укучылар электрон хезмәт күрсәтү турында белделәр. Ә инде архив алар өчен тагын да кызыклырак булып чыкты, монда алар гарәп язуы белән алып барылган 1916 елгы метрик кенәгәләрне күрделәр. Азакта укучылар шушы стеналар эчендә үзләренең, аларның әти-әниләре, әби-балалары тарихы саклануын аңладылар.