Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Р. Хайруллин күпләргә таныш булган, 60 елдан артык бергә гомер итүче Магановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.
Өлфәт Маганов-тыл хезмәткәре, Татарстанның Татнефтен башлап җибәречүләрнең берсе. Уфаның геология техникумын тәмамлаганнан соң ул 1947 елда Шөгер авылында урнашкан һөнәрле-геофизик экспедициясенә җибәрелә. “Татнефтегеофизика” дигән трест барлыкка килгәннән соң 1953 елда экспедиция Әлмәт һөнәрле-геофизик конторасына үзгәртелә һәм Маганов анда баш инженер итеп билгеләнә. Озак та үтми аңа Әлмәт шәһәренең комсомол комитетына 1 секретарь вазифасына чакыралар. Өлфәт Маганов 58 ел Әлмәтнең геофизика эшләр идарәсендә эшлэгэн, шуларның 20 елын җитәкче булып торган.
Өлфәт Маганов бик күп төрле медальләр һәм бүләкләр иясе, шулар арасында “Йөрәклелек хезмәте өчен”, “Халыклар дуслыгы” ордены, ул СССР, РСФСР, Татарстан Республикасы, “Татнефть” ветераны, Минтопэнергиянең Почетлы нефтянигы, ТАССРның атказанган нефтянигы.
Аның тормыш иптәше Роза Фатыйх кызы-тыл хезмәткәре, “Халык мәгарифе отличнигы”, гомерен балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, мәктәптә укытучы булып эшләгән.
Өлфәт абый белән Роза апа республикадан тыш танылган менә дигән улаар үстерделәр, бүгенге көндә аларны 4 оныклары һәм 2 оныкчыклары шатландырып тора.