2015 елның 10 июлендә ТР Лениногорск муниципаль районының ГХАТ бүлеге шәһәребезнең 11нче гимназиянең мәктәп лагеры укучыларына үзенең ишекләрен ачты. Укучылар өчен ГХАТ бүлеге белгечләре экскурсия алып барды. Экскурсияне укучылар тантана залыннан башладылар, алар үзләрен язылышу тантанасына килгән кунаклар ролендә тойдылар, аннан кияү һәм кәләш бүлмәләрендә булдылар, соңрак кабул итү бүлмәләрендә, архив белән таныштылар. Акт язуларында үзләренең исемнәрен күрү аларны тагын да дулкынландырды. Шулай ук белгечләр бүлекнең эшчәнлеге, кайсы елларда бүлекнең кайда урнашуы турында, кемнәр эшләве белән таныштырдылар. Азакта алар белгечләргә бу очрашуда танышкан кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.