Чүпрәле районы “Җылы йорт” балалар приютында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узды

2015 елның 10 июле, җомга

    Бу матур чара балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында узды. Бәйрәм барышында балалар матур итеп шигырьләр укыдылар, биеделәр, кечкенә генә сценкалар уйнадылар. Чарага килгән әти-әниләр өчен дә төрле-төрле конкурслар оештырылды. Шундый матур бәйрәм чарасы оештыручы тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәсе килә.

      Бу бәйрәм позитив ноктада бергәләп башкарылган  флеш-моб белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International